Казанда Көрәш буенча Россия чемпионаты узачак

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты 3 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының спорт залында узачак. Спортчылар 60 кг. нан 130 кг. га кадәр авырлык категориясендә көрәшәчәк.

Ярышларда 200 дән артык спортчы катнаша, алар Россиянең 40 регионыннан киләләр.

Ярышлар программасы:

4 декабрь - 09:00-17: 00 - барлык авырлык категорияләрендә беренчел ярышлар;

5 декабрь - 09:00-13:00 - ярымфинал һәм финал ярышлары.

Татарстан Республикасыннан катнашучылар:

60 кг – Абрамов Алексей;

65 кг – Минмуллин Илназ;

70 кг – Фаляхов Ислам;

75 кг – Кәлимуллин Рафаэль;

80 кг – Кәлимуллин Ренас;

85 кг – Сәлахетдинов Раил;

90 кг – Төхвәтуллин Илмир;

100 кг – Рафиков Руслан;

130 кг – Сәлахов Радик;

130 кг. нан артык – Зәйнуллин Фирдүс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International