27 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Яшел Үзәндә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Олимпия чемпионы А.П. Курынов истәлегенә» багышланган Авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән 200 дән артык спортчы катнашты. Спортчылар берничә авырлык категориясендә көч сынашты.
Татарстан спортчылары түбәндәге урыннарны яуладылар:
1 урын - Долотов Семен (авырлык категориясе 55 кг);
1 урын - Сторожев Анатолий (73 кг авырлык категориясе);
1 урын - Долгова Арина (45 кг авырлык категориясендә);
1 урын - Сәлимҗанова Александра (авырлык категориясе 55 кг);
1 урын - Голубина Анастасия (авырлык категориясе 64 кг).
Команда зачетында Татарстан Республикасы 1 урынны алды.