Казанда 27 майдан 3 июньгә кадәр "Ак Бүре" универсаль спорт комплексында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге бара.
Мәскәү һәм Татарстан өчен чыгыш ясаучы Светлана Шимкова авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә 69 кг.га кадәрге авырлык категориясендәалтын медаль яулады. Ыргылып һәм этеп күтәрүдә ул 251 кг җыйды. 225 кг нәтиҗә белән Мәскәү һәм Иркутск өлкәсе өчен чыгыш ясаучы Виктория Савенко көмеш медальгә ия булды. Курган өлкәсе вәкиле Вероника Прокопова 196 кг күтәрде һәм өченче урынга лаек булды.
Авыр атлетика. Россия чемпионаты
Казан, 30 май
Хатын-кызлар. 69 кг
1. Светлана Шимкова (Мәскәү – Татарстан) – 251 кг в двоеборье (111 кг ыргылуда + 140 кг этеп күтәрүдә).
2. Виктория Савенко (Иркутск өлкәсе. – Мәскәү) – 225 (105+120).
3. Вероника Прокопова (Курган өлк.) – 196 (86+110).
4. Елена Бобринева (Курск өлк.) - 194 (84+110).
5. Лейла Хугаева (Дагстан) - 190 (87+103).
6. Кристина Корнилова (Владимир өлк.) - 178 (77+101).
7. Ксения Чаукова (Башкортостан) - 173 (78+95).
8. Дарья Налога (Краснодарск крае) - 148 (65+83).