Казанда ел саен үткәрелә торган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

15 гыйнварда Казанда «Ак Барс» Көрәш Сараенда (Фатыйх Әмирхан ур., 1) ел саен үткәрелә торган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Чара татар эстрадасы артистларының тере чыгышлары, шулай ук көрәш буенча ярышлар белән концерт тамашасын үз эченә ала.

Көрәш буенча ярышларда 20дән артык иң яхшы спортчы катнашачак. «Манзара» спорт премиясе чемпионы исеме өчен Татарстан Республикасы районнары, шәһәрләре Сабантуй батырлары, Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре чакырылган – профессиональ спортчылар, бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр: Булат Яруллин (Кукмара районы), Азимҗан Котбиддинов (Казан), Рафаэль Хәсәншин (Әлмәт), Динар Кәримуллин (Лаеш районы), Мөнир Галләмов (Теләче районы), Илназ Рамазанов (Тукай районы), Булат Юнысов (Биектау районы), Булат Гадершин (Зәй районы), Ленар Садыйков (Яр Чаллы), Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт), Рамил Хәкимҗанов (Арча районы), Руслан Хәмидуллин (Зәй районы), Булат Мусин (Казан), Айнур Сыртаев (Башкортостан), Айдар Сыртаев (Башкортостан), Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Радик Сәлахов (Әлмәт), Илдар Хәмитов (Яр Чаллы), Руслан Рафиков (Балтач), Ринат Дәүләтшин (Кукмара районы), Руслан Абдуллин (Арча районы), Руслан Газизуллин (Лаеш районы), Раил Нургалиев (Теләче районы), Муса Галләмов (Лаеш районы).

Спортчылар төрле авырлык һәм яшь категорияләрендә көрәшәчәк. Проектта җиңүчеләргә чемпион поясы биреләчәк.

Тамашачылар өчен сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган артистлары, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары чыгыш ясаячак.

Премияне ачу тантанасы 13:00 сәгатьтә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International