ТР Автомобиль спорты федерациясе сезонны Бөтенроссия боз ярышлары белән ачачак

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

21-23 гыйнварда Биектау районының Усады авылы яңартылган трассасында Бөтенроссия боз ярышлары узачак.

Танылган спортчылар түбәндәге дисциплиналарда ярышачаклар: «1600», «1400», «ирекле» һәм «IRJ Academy». Трассаның озынлыгы – 1150 метр, киңлеге-10-20 метр.

Барлыгы 45тән артык катнашучы теркәлгән. Татарстан автоспорты йолдызлары, ралли-кросс, кросс, трек һәм боз ярышлары буенча Европа һәм Россия ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары: евгений Ушмаев, Рөстәм Фәтхетдинов, Рәис Миңнеханов, Рәсүл Миңнеханов, Олег Жаворонков һәм башка танылган фамилияләр.

Казан трассасында инде яхшы танылган дисциплиналардан тыш, Усадта 13-16 яшьлек яшь пилотлар өчен «боз ярышлары буенча РФ академиясе»дигән яңа уку-укыту һәм бер үк вакытта ярыш чарасы старт ала. Кузов боз ярышларында үз юлын башлап җибәргән спортчылар Россиянең әйдәп баручы судьялары һәм спортчылары арасыннан белем һәм тәҗрибә алачак. Трассаны Россиянең төрле шәһәрләреннән: Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Самара, Новосибирск һәм Казан шәһәрләреннән пилотлар яулаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International