2022 елның 30 гыйнварында Яшел Үзәндә 111 нче урта мәктәп стадионында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында карда регби буенча I Россия Кубогы узды. Турнирда барлыгы 12 ир-ат һәм 10 хатын-кыз командалары катнашты.
Казанның «Энергия» ир-атлар командасы карда регби буенча Россия беренче Кубогын отты. Финал матчында Казан спортчыларына Самара өлкәсе җыелма командасы каршы торды, аны 4:2 исәбе белән отып, Кубокка ия булдылар.
Шулай ук Казанның «Зилант» командасы кызлары, Белгород өлкәсе җыелма командасын 5:1 исәбе белән җиңеп, бронза медаль яулады.
Ир-атлар командалары арасында гомуми нәтиҗәләр:
1. «Энергия» (Казан);
2. Самара өлкәсе җыелма командасы;
3. «ВВА-Мәскәү өлкәсе-дубль» (Монино).
Хатын-кызлар командалары арасында:
1. «ВВА-Подмосковье» (Монино);
2. «Кубань» (Краснодар);
3. «Зилант» (Казан).