Татарстанда туып-үскән Кытай Халык Республикасының генконсуллыгы Кубогына го буенча турнирда җиңү яулады

2022 елның 13 феврале, якшәмбе

12-13 февральдә Санкт-Петербургта Кытай Халык Республикасының генконсуллыгы кубогына унөченче турнир узды. Ярышларда биш илдән йөздән артык спортчы катнашты.

Татарстанда туып-үскән Илья Шишкин, барлык партияләрдә дә көндәшләрен отып, турнирның җиңүчесе булды.

Әлеге ярышлар Россия Спорт Министрлыгының бердәм календарь планына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International