Урта Кабан күле акваториясендә суднолар моделе спорты буенча «Җиңү Кубогы» ярышлары узачак

2022 елның 6 мае, җомга

7-10 майда Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты каршындагы Ишкәкле спорт төрләре Үзәге территориясендә суднолар моделе спорты буенча «Җиңү Кубогы»XXXI Бөтенроссия ярышлары узачак. Ярышлар «F5-E» һәм «F5 - mono Micro Magic» радио идарә итә торган яхталарның ике классында узачак. Ярышларда катнашырга барлыгы 36 катнашучы теләк белдергән.

Барлык теләүчеләрне «Җиңү Кубогы»н тамаша кылырга һәм радио белән идарә ителә торган яхталарның мавыктыргыч баталияләрен Урта Кабан күле яр буенда күзәтергә чакырабыз, керү ирекле.

Ярышлар регламенты һәм ярышлар расписаниесе белән «Татарстан Республикасы җилкән спорты федерациясе» ВКонтакте төркемендә танышырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат: Алексей Семенов +7 903 343-25-66.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International