Спектакльләр циклы театрның “йөзек кашы” булган Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән ачыла. Әлеге спектакль татар театрының символына әверелде. Тамашачының аңа игътибары кимеми, ул 1926 елдан бирле татар театры сәхнәсеннән төшми. Татар театры феноменын аңлар өчен “Зәңгәр шәл”не карарга, аны вакыйгалар тезмәсе буларак кына түгел, ә куәтле эмоциональ агым итеп кабул итәргә кирәк. Спектакль татар телендә бара, рус, инглиз, француз һәм испан телләренә синхрон тәрҗемә ителә.
13 июльдә, Камал театры тамашачыларның иң яраткан спектакле – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Гөргөри кияүләре”н күрсәтәчәк. “Гөргөри кияүләре” – керәшеннәр тормышын чагылдырган җырлар, көйләр, биюләр белән тулы этнографик комедия. Ул инде 18 ел дәвамында тулы заллар җыя.
Июльдә Камал театры сәхнәсендә шулай ук театрның барлык мэтрлары катнашкан “Бабайлар чуагы”, узган сезон премьерасы – кытай режиссеры Ма Джэньхон сәхнәләштергән “Хан кызы Турандык”, татар драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган “Кыю кызлар” спектакльләрен карарга мөмкин булачак. 11 ел “яшәве” дәверендә күпсанлы бүләкләр һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган “Кара чикмән” спектакле бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә ахыргы мәртәбә куелачак.
Мәдәни Универсиада спектакльләре циклы Фәтхи Борнаш пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Яшь йөрәкләр” спектакле белән тәмамлана. Яшьлек һәм сөю хакындагы күңелгә үтеп керә торган әлеге әсәр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ук язылган. Комедиянең сюжеты бик гади генә булса да, режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне җырлы-биюле номерлар һәм оркестр музыкасы белән бизәп сәхнәләштергән. Югарыда аталган спектакльләрнең барысы да рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителәчәк.