Яңа фитнес-үзәк мөмкинлекләрен иң беренчеләрдән булып Сервис үзәгенең волейбол командасы һәм Универсиада авылының Янгын сүндерүчеләре ирекле командасы уенчылары сынап карады.
Спорт залы өчен тренажерларны «TechnoGym» дип аталган Италия компаниясе ясаган. Мәгълүм булганча, 30 еллык тарихы булган әлеге компания, Олимпия Уеннарын биш тапкыр спорт җиһазлары белән тәэмин итте. Универсиада авылы мэры Фәрит Абделганиев хәбәр итүенчә, фитнес–зонада йөздән артык тренажер куелган һәм ул Универсиада авылында яшәүче спортчыларга Уеннар вакытында иртәнге җидедән төнге унбергәчә һәрвакыт ачык булачак. Фитнес-үзәктә спортчылар шөгыльләнүне җайга салу өчен ике профессионал тренер даими рәвештә кизү торачак.
«TechnoGym» җиһазларын сату буенча Идел буе федераль округы җитәкчесе Артем Киряков әйтүенчә, Халыкара мәгълүмат үзәгенең фитнес-үзәгендә кайбер тренажерлар компаниянең эсклюзив эшләнмәләре. Артем Киряков икесен, аеруча, билгеләп үтте. Беренчесе: FLEXability комплексы. Ул тарттыру күнегүләре өчен махсус җиһазландырылган ике тренажердан гыйбарәт. Икенчесе - Kinesis – ягъни трослы тренажер. Ул 500 йөз төрдән артык күнегү ясау мөмкинлегенә ия. Шунысын да искәртеп үтү мөһим, кардиотренажерларның барысына да (йөгерү юллары булганына да, велотренажерларга да) сенсор панеле беркетелгән һәм ул компьютер планшеты рәвешендә эшли. Димәк, тренировка вакытында электрон почта мәгълүматлары белән дә танышып барырга мөмкин булачак.
Шөгыльләнергә иң беренчеләрдән булып килүчеләр тарафыннан фитнес-үзәк бик югары бәяләнде. Универсиада авылында ачылган әлеге тренажер үзәге спортчыларга бары файдага гына булыр һәм әлбәттә инде күңелләренә хуш килер дигән өметтә калабыз.