Владивостокта ВТФ тхэквондо буенча Россия Кубогы старт алды. Турнирда Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән 400 дән артык спортчы, шул исәптән Татарстан Республикасы спортчылары катнаша.
Ярышларның беренче көнендә Сергей Кирсанов 58 кг. га кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль яулады.
Турнир 24-27 май көннәрендә уза. 26 нчы майга кадәр Кубок кысаларында ярышлар узачак, ә 28 нче числода Россия команда чемпионаты старт ала.