Казанда Бадминтон буенча Россия чемпионаты старт алды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

20 июньдә Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Россия чемпионатының тантаналы ачылышы булды.

Чарада ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, РФ синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, ТР инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте директоры Фәридә Сафиуллина, ярышларның баш хөкемдары, парлы бадминтон буенча Россия җыелма командасының өлкән тренеры Дмитрий Варфоломеев, ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, «Теннис академиясе» һәм «Бадминтон үзәге» директоры Виталий Афанасьев катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Илдар Садриев, чемпионатта катнашучылар һәм төбәкләр саны елдан-ел арта бара, дип билгеләп үтте. «Бу ярышларны кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә. Биредә җиңелүчеләр юк,барлык катнашучылар да-җиңүчеләр. Шуңа күрә сезгә бары тик уңышлар гына телим», - диде министр урынбасары.

Ольга Павлова: «Безнең шәһәр беренче тапкыр бадминтон буенча ил чемпионатын кабул итә, турнирның географиясе һәм спортчылар составы сокландыра. Сезнең батырлык рухландыра, һәм мин сезгә уйнарга һәм җиңәргә телим».

Дмитрий Варфоломеев ярышларны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Казанда Бадминтон буенча турнирларны уздыру традициясе сакланыр, дигән ышаныч белдерде.

Турнирда илнең 20 төбәгеннән 98 спортчы катнаша. Турнир алты спорт классахфында үткәрелә. Җиңүчеләрне барлык биш разрядта билгелиләр.

Чемпионатта Татарстан Республикасыннан Олег Донцов (Казан), Павел Куликов (Казан), Илназ Гыйниятуллин (Буа районы), Светлана Никаншина (Кама Тамагы районы), Динар Мифтахов (Кама Тамагы районы) катнаша.

Финал уеннары һәм ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 июньдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International