XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары стартына бер атна кала, Универсиада авылы спортчылар өчен ишекләрен ачты
Авыл 29 июньдә Универсиада авылының ачылу тантанасы булды. Бу тантана башланганчы ук, территориясендә музыка тавышлары ишетелә һәм бәйрәм якынлашуы сизелә иде. Студентларның заманча кампусы үз тормышы белән яши башлады. Зур тантана якынлашуга карамастан, бернинди дә ыгы-зыгы сизелми. Аллеяларда спортчылар һәм волонтерлар ял итеп йөриләр, төрле ил вәкилләре бер-берсе белән танышалар, аралашалар, Авыл буйлап ишетелер-ишетелмәс кенә электромобильләр йөргәләп тора.
Кичкә табарак барысы да үзгәрде — Авыл тантаналык атмосферасына күмелде. Флаглар аллеясында хөрмәтле кунаклар — Россия Федерациясенең Спорт министры Виталий Мутко, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе Президенты Клод Луи-Гальен, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, FISUның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев күренде.
Аларның чыгышларын уртак фикер берләштерде: XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары вакытында Универсиада авылы меңнәрчә студентка яшәү урыны булачак, һәм моның өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнгән инде.
Беренче булып Россия Федерациясенең Спорт министры Виталий Мутко сүз алды. “Универсиада кунаклары монда үз өйләрендә кебек хис итсеннәр өчен, Татарстан Республикасы халкы һәм аның җитәкчелеге бик зур энтузиазм белән искиткеч күләмдәге эш башкарды. Казанның ничек үзгәргәнен күрәсез. Яңа спорт объектлары төзелде, шәһәр төзекләндерелде, бик матур Универсиада авылы барлыкка килде”, — диде министр. Бу сүзләрдән соң Виталий Мутко, Россиягә һәм Казанга ышаныч белдергәнлекләре өчен, FISU Президентына, аның Башкарма комитетына, барлык студентлар җәмгыятенә рәхмәтләр җиткерде: “XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары студентлар спортын үстерүгә һәм популярлаштыруга бик зур кертем булачагына ышанам. Барыгызга да уңышлар телим һәм Универсиада авылы ачылу белән котлыйм! Барыгызны да бәйрәм белән!”
Хөрмәтле кунаклар чыгышын FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе Президенты Клод Луи-Гальен дәвам итте: “Универсиада ул 2 атна спорт кына түгел, аннан күбрәк, зуррак нәрсә икәнен мин һәрвакыт әйтә киләм, Универсиада ул — ким дигәндә 6 еллык киеренке хезмәт, без бергә эш иткән 6 ел ул. Бу вакыт эчендә без бер-беребезне аңларга өйрәндек, без шәһәрне ярата башладык. Мондагы барлык волонтерларга рәхмәт әйтәсем килә. Аларның хезмәте бәһасез, һәм булачак Уеннар вакытында аларга бик зур эш башкарырга туры киләчәк. Ләкин сезнең алда 2 атна бар һәм алар бик шәп вакыт булачак. Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары кешелек тарихында, мөгаен, иң яхшысы, ә инде сезнең тормышыгызда тәгаен иң шәбе булачактыр. Безгә бергә горурланырлык нәрсә бар. Бик зур рәхмәт!” — диде ул. Клод Луи-Гальенның ягымлы сүзләре бик күпләрнең күңелен кузгатты һәм бик җылы кабул ителде.
Клод Луи-Гальеннан соң сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады: “Бүген без Универсиада авылын ачабыз. Уеннар уздыру хокукын яулау безгә җиңел генә тәтемәде. Беренче тапкырында без оттырдык, ләкин аңа карап бирешмәдек. Һәм, әлбәттә, мин икенче адымыбызны хуплаган илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга, безгә ярдәм иткән Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевка рәхмәт әйтәсем килә. Һәм безгә җиңү килде! Безгә ышаныч күрсәткән FISU Башкарма комитеты әгъзаларына рәхмәт белдерәм. Без сезнең ышанычны акларга тиеш. Бу ярышлар бәрабәренә барысын да эшләгән Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Игорь Иванович Шувалов җитәкчелегендәге Универсиаданың Оештыру комитетына да рәхмәт белдерәм”, — диде Президент һәм Универсиадага әзерләнгәндә бөтен илнең эшкә җигелүен ассызыклады.
“Без берничә ел буе киеренке хезмәт куйдык. Хәзер күргәннәрнең барысы да гаҗәеп зур хезмәт нәтиҗәсе. Казан халкына сабырлыклары өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Чыннан да Татарстан башкаласы яшәреп китте, яхшырды, матурайды, бик нык үзгәрде. Иң мөһиме — кешеләр дә үзгәрде. Бу Уеннар һәр кунагыбызның йөрәк түрендә, хәтерендә калсын! 2013 елгы Универсиада тарихка иң яхшысы булып кереп калсын өчен, без хәлебездән килгәннең барысын да эшләдек дип горурлануыбызны телим. Мин сезне котлыйм, Казанга рәхим итегез! — дип сәламләде җыелган кешеләрне Казан мэры Илсур Метшин.
Универсиада авылының ачылу тантанасын Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин дәвам итте. “Хөрмәтле дуслар һәм хезмәттәшләр, мин монда зур җаваплылык һәм горурлык белән Россия студентлар җәмгыятен бердәм команданың бер өлеше буларак тәкъдим итәм. Бу команда тырышлыгы белән Универсиада Казанга һәм Россиягә килде. Без моның белән горурлана алабыз. Универсиадага әзерлек елларында Казан, чыннан да, Россия Федерациясендә генә түгел, бөтен дөньядагы студентлар спорты үсешенә яңа импульс бирде”, — дип ассызыклады Олег Матыцин. Ул шулай ук Уеннар һәм волонтерлык хәрәкәтен оештыруда Казан тарафыннан бирелгән яңа стандартлар турында белдерде, һәм аларның башка илләр һәм шәһәрләр өчен файдалы булырга мөмкин икәнен искәртте. “Универсиада спорт вакыйгасы гына түгел ул, ә дуслык атмосферасы да, бөтен дөньядан җыелган иң яхшы студентларга үзара танышу, бергә булу, тәҗрибә уртаклашу, дуслашу мөмкинлеге дә. Бу кунакчыл йортта — Универсиада авылында аларга шундый кабатланмас мөмкинлек бирелүенә ышанам. Кадерле студентлар, мондагы җылылык һәм кунакчыллык бу бәйрәм сезнең хәтерегездә гомер буена сакланып калсын өчен таләп ителгәннең барысын да булдырачак. Бу бердәм команданың әгъзасы булу мөмкинлеге биргәнегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәм. Спорт мәйданнарындагы нәтиҗәләргә карамастан, без барыбыз да җиңүчеләр булачакбыз. Җиңүләр, бәхет, уңышлар сезгә!” — дип әйтте Олег Матыцин.
Рәсми чыгышлардан соң Клод-Луи Гальен, Виталий Мутко и Рөстәм Миңнеханов өч телдә — инглиз, рус һәм татар телләрендә Универсиада Авылының ачылуы турында игълан иттеләр.
Тантана кысаларындагы йомгаклау сүзен Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев алды: “Универсиада авылының хөрмәтле халкы һәм аның кунаклары! Бүген Авылыбыз ачылды, һәм якындагы 3 атнада ул барыгыз өчен дә уртак йорт булачак. Бу йорт уңайлы, матур, ягымлы һәм җайлы булсын өчен, без мөмкин булганның барысын да эшләрбез. Зур өебезнең ишекләрен рәхмәт хисләре белән ачып җибәрәбез. Рәхим итегез”
Искә төшереп китик, Универсиада авылы 28 йорттан торган торак кампусыннан гыйбарәт. Универсиада авылы территориясенең гомуми мәйданы 53 га тәшкил итә, ә торак йортларныкы — 274 000 кв.м. Әлеге авыл берьюлы 14 меңгә якын кеше яшәүгә исәпләнгән. Уеннар вакытында ул 20 июльгә кадәр эшләячәк. 1 июльдән 6 июльгә кадәр Авылда төрле илләр делегацияләрен сәламләү тантаналары узачак.
Универсиада авылы иң зур корылмаларның берсе, монда төрле тармакларда 400 дән артык функциональ волонтер 15 төрле позициядә хезмәт куячак. Мәсәлән, волонтер-корреспондент Авылда көн дәвамында булган барлык кызык һәм гадәттән тыш нәрсәләр турында сөйләячәк, ә «Технологияләр» функциясе волонтеры объекттагы радиоконтроль системаларының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итәргә булышчак, риск-менеджер ярдәмчесе тәртипне, Уеннар барышын күзәтәчәк һәм мөмкин булган аңлашылмаучанлыкларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Объекттагы иң күп санлы волонтерлар төркеменең берсе — reception стойкасындагы ассистентлар — спортчылар һәм делегатлар яши торган һәр йортта каршы алачаклар. Баш ресторанда кунакларны хостесс волонтерлар сәламләячәк, алар тәкъдим ителгән кухня ризыкларының бүген кайсысын татып карарга мөмкин икәнен әйтерләр һәм әлбәттә, ашларыгызның тәмле булуын теләрләр. «Транспорт» функциясе волонтерлары командасы үзләре җаваплы сервиста Уеннарда катнашучыларның барысына да сыйфатлы хезмәт күрсәтелүен тәэмин итәчәк.
Универсиада авылының мәдәни программасын уздырырга Welcome Ceremonies волонтер-артистлары, нәни Барс Юни образындагы волонтер-аниматорлар булышачак, ә лаундж-зона координаторлары буш вакытны ничек файдалы һәм кызыклы үткәреп, ял итеп булуы турында аңлатачаклар һәм күрсәтәчәкләр. Моннан тыш Уеннар вакытында 58 волонтердан гыйбарәт Ирекле янгынчылар командасы да эшләячәк.
Бу объектка беркетелгән тагын бер төркем —спорт делегацияләре атташелары. 670 егет һәм кыз көн саен Универсиада авылында үз командаларын каршы алачаклар һәм ярышлар уза торган спорт объектларына кадәр озата барачаклар.
Универсиада авылында яшәүне уңайлы, куркынычсыз һәм күңелле итү өчен, кызыл киемле, елмаюлы йөзле егетләр һәм кызлар 29 июньнән 20 июльгә кадәр үзләренең волонтерлык бурычларын җаваплы һәм сыйфатлы итеп башкарачак.