5 июльдә ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясы Казан халкына һәм шәһәр кунакларына төрле темалы һәм төрле жанрлы 4 күргәзмә тәкъдим итә.
Беренче күргәзмә «Татарстанның хәзерге заман рәссамнары әсәрләрендә тарихи рәсем сәнгате» дип атала. Анда 80 нче еллар ахырыннан алып үткән гасырларның тарихи йөзен, үзенең сәнгать телен эзләгән рәссамнарның әсәрләре тәкъдим ителгән.
Әлеге мохитне тулыландырган чыганаклар буларак классик, Россия һәм Европа сәнгате, урта гасыр Көнчыгыш мөселманнары сәнгате (миниатюра һәм фреска) һәм болгар-татар гамәли сәнгате традицияләре саналган. Бу нигездә үзләренең иҗатын тарихи жанрга, халыкның үткәнен сәнгать алымнары аша күрсәтүгә багышланган милли рәссамнәр пласты формалаша башлый.
Тагын бер күргәзмәне татар, башкорт һәм чуаш рәссамнары берләшмәсе – «Тамга» төркеме тәкъдим итә. Әлеге рәссамнар этник авангард стилендә эшлиләр. Төркем лидеры Хәмзә Шәрипов реаль тормышны символлар җыелмасы аша бирә. Алар барысы да аерым бер фәлсәфә, мәңгелек кыйммәтләр турында сөйләүче халык авыз иҗаты үрнәкләре аша бирелә.
Төркемнең икенче бер катнашучысы Рөстәм Шәмсетдинов үз эшләрендә төрки халыкларның күчмә тормышын, хәрәкәтне, пейзажлар үзгәрешен, сугышчыларны сурәтли. Шулай ук әлеге күргәзмәдә Фәрит Вәлиуллин, Мәдияр Хаҗиев, Рабис Саляхов, Рият Мөхәммәтдинов, Хәмит Латыйпов һәм Сәгыйдә Сираҗиева әсәрләре күрсәтелә.
Өченче күргәзмә «Казан фотографлары әсәрләрендә спорт» дип атала. Күргәзмәдә күренекле фотографлар Георгий Козлов, Солтан Исхаков, Риф Якупов һәм Николай Александров әсәрләре тәкъдим ителгән.
Дүртенче күргәзмә «Казан графкомы - Казан графикасы» дип атала. Монда рәсми булмаган «Казанский графком» берләшмәсе эшләре күрсәтелә. Берләшмәне Александр Артамонов җитәкли. Анда 3 коллектив проекты тәкъдим ителә: «Казан глоссарие», «Казан каталогы» һәм «Зөя китабы». Болардан тыш сәнгать сөючеләргә 65тән артык шәхси графика эшләрен дә күрергә мөмкин. Заманча сәнгать галереясының әлеге күргәзмәсендә Казандагы В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының графика бүлеге студентлары эшләре дә күрсәтелә.