Универсиада авылында сәламләү тантаналары дәвам итә

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
3 июльдә, Универсиада авылының Флаглар аллеясендә Ангилья, Дания, Гватемала, Сальвадор, Көньяк Африка республикасы, Тринидад, Төркмәнстан, Венгрия, Камерун, Сенегал, Мадагаскар делегацияләренең әләмнәре күтәрелде.

Универсиаданың рәсми ачылуына өч көн калды, ә бу — якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар өч атнага үзләренең уртак өйләренә әвереләчәк Универсиада авылына көннән-көн күбрәк агыла дигән сүз.

Универсиада авылының Флаглар аллеясендә welcome-церемонияләр дәвам итә. Бүген Авыл өстендә беренче тапкыр Сальвадор флагы җилферди башлады. Тантанада Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев катнашты. Аның сүзләренчә, кампус территориясендә яшәү мәсьәләләре буенча делегация башлыклары белән 4 очрашу уздырылган инде. “Аларның барысыннан да уңай тасвирлама гына ишетәбез. Кунаклар бар нәрсә белән канәгать, моңа исә без, оештыручылар, бик шат. Спортчыларның үзләрен өйләрендә кебек хис итүе безнең өчен бик мөһим, чөнки Универсиада авылында уңайлылык тудыру бүген беренчел бурычыбыз булып тора”, — дип билгеләп үтте ул.

“Универсиадага Шеньжендагы коллегаларыбыз белән бергә әзерләндек, һәм аларның тәҗрибәсен күздә тотып, Авылны әзерләгәндә иң яхшы проектларны тормышка ашырдык. Нәтиҗәдә Кытай делегациясеннән дә сервислар сыйфаты һәм гомумән Авыл турында иң уңай фикерләр генә ишеттек”, — дип хәбәр итте Фәрит Габделганиев.

Авылда яшәүләре турында хис-кичерешләре белән атлетлар үзләре дә уртаклашты. “Монда бик шәп. Бу минем тәүге Универсиадам һәм миндә ачык, матур хисләр генә. Монда килү, ярышларда катнашу бик зур тәҗрибә бит ул. Хис-кичерешләр чиксез күп, уңай хисләр, әлбәттә. Без бераз дулкынланабыз, ләкин гомумән алганда, безгә барысы да ошый”, — дип сөйләделәр "Казан 2013" порталына Дания спортчылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International