Казанда Россия дәүләтчелегенең 1150 еллыгына багышланган «Күп йөзле Русь” күргәзмәсе ачылды

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Мәдәни Универсиада кысаларында күчмә россиякүләм “Күп йөзле Русь" сәнгать күргәзмәсе эшли башлады.

Узган елда башланган бу грандиоз проект Россиянең күп шәһәрләрендә булырга өлгерде инде һәм, гомумән, 4 ел дәвам итәр дип көтелә. Күргәзмә дәүләтебез тарихындагы истәлекле вакыйгага багышлана.

862 елда славяннар һәм фин-угыр кабиләләре үзара ызгышларны туктатыр өчен җитәкче булырлык, бер клан белән дә бәйле булмаган кешене читтән кайтарырга уйлый. Бу кеше – кенәз Рюрик була, ул беренче рус династиясен башлый. 862 ел – Россия дәүләтчелеге барлыкка килү һәм Ватан тарихы башлану датасы санала.

Россия сәнгать академиясе рәссамнарны берләштерүгә, аларның туган якка мәхәббәт белән сугарылган иң яхшы әсәрләрен халыкка күрсәтүгә, XIX гасыр ахырында традициягә кергән күчмә сәнгать күргәзмәләрен торгызуга омтыла.

Күргәзмәдә Россиянең төрле регионнарындагы рәссамнарның 200дән артык әсәре урын алган. Нигездә танылган осталарның хезмәте: А. Пластов, Е. Зверьков, В. Иванов, Т. Салахов, И. Обросов, Б. Неменского, Д. Жилинского, А. Мичри, В. Иванова, В. Сидорова, а также работы художников среднего поколения В. Ржевского, Е. Ромашко, В. Милославской, А. Федорова, М. Переяславец эшләре.

Һәр рәссамның Россия тарихында үзенә якын булган темалары, шулар белән бәйле хөрмәт иткән образлары бар. Әйтик, И. П. Рубинский Бөек Ватан сугышын “Партизаны идут” (1970) дип исемләнгән сәнгать әсәрендә ачып бирә.

Татарстан Республикасының танылган рәссамы И. М.Самокаев «Строительный отряд войска Ивана Грозного» (2012) картинасында Явыз Иван 1551 елда салган крепостьне сурәтли.

Һәр шәһәрдә күргәзмәгә иң яхшы рәссамнарның хезмәтләре өстәлә. Шулай итеп, ул вакыт үткән саен байый, һәр рәссам Ватан тарихына үз карашын кертә.

2014 елда Сочи шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында да "Күп йөзле Русь" күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International