Казанда Ислам мәдәнияте музеенда Мәдәни Универсиада кысаларында Фәридә Харрасованың “Көмеш болыннар: заманча батикта татар орнаменты” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.
“Төгәл графика һәм сынлы сәнгатьтә төсләр гармониясе” – Фәридә Харрасованың ефәккә бизәк төшерү күргәзмәсен оештыручылар шулай характерлый. Күргәзмәдә татар орнаменты мотивлары белән батик технологиясе стилендә башкарылган паннолар, яулыклар һәм палантиннар тәкъдим ителә.
“Уйлар үзләре җанга якын бизәкләргә алып китә, әмма аларга батик мөмкинлекләре аша заманча яңгыраш бирәсе килә”, - ди рәссам. Агачлар, чәчәкләр, кошлар, үләннәр, йолдызлы күк – болар барысы да талантлы рәссам кулы аша орнаментка күчкән.
Рәссам үз эшләрендә төрле калынлыктагы һәм эшкәртмәдәге чын ефәкне генә куллана. Аның эшләре ирекле язу техникасы белән дә, батикның резервлау техникасы белән дә башкарылган.
Фәридә Харрасова Казанда туган, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Озак еллар республиканың “Татарстан”, “Идел” кебек алдынгы журналларында баш рәссам-дизайнер булып эшләгән, рәссам-графист буларак дистәләгән китапны бизәгән. Шулай ук интреьерларны бизәү эше белән шөгыльләнгән. Аның күп кенә эшләре шәхси галереяларда саклана һәм сәнгатькә мөкиббән киткән шәхесләрнең диварларын бизи.