Уеннарда катнашучылар кич Белоруссия делегациясе вәкилләрен бәйрәмнәре белән котлау ѳчен җыелды. «Тантана хуҗалары» хѳрмәтенә аларның дәүләт гимны яңгырады. Уеннарда катнашучы Беларусь вәкилләре бу чарада әллә ни күп булмаса да (спортчылар Казанга бүгеннән генә килә башлый), алар гимнны шундый тәэсирләнеп җырладылар ки, монда җыелган кешеләрнең барысының да кәефе күтәрелде.
«Бәйсезлек кѳне — Белоруссиядә популяр, халык бик яраткан бәйрәм, — дип билгеләп узды әлеге республика делегациясе башлыгы Валентина Балябо. — 2013 елда без аны егерменче тапкыр бәйрәм итәбез»

«Шунысы да игътибарга лаек, Минскта һәм Белоруссиядәге башка шәһәрләрдә бу бәйрәм тора-бара рәсми чара түгел, ә мәдәният һәм спорт бәйрәме буларак кабул ителә, — дип ассызыклады Валентина Викторовна, — массакүләм эстафеталар, театральләштерелгән тамашалар оештырыла. Әйтик, бүген башкала үзәгендә 800 студент берьюлы күрсәтмә күнегүләр башкарган. Ә безнең спорт йолдызчыкларыбыз бүген, әлеге бәйрәм кѳнендә, Казанга юл тотты».
Белоруссия делегациясенә бүләк сыйфатында татар милли ризыгы — чәкчәк бирделәр. Бүләккә дигән чәкчәк аларның туган республикаларының дәүләт флагы символикасы белән бизәлгән иде.
«Жемчужинка» бию ансамбле чыгышы бәйрәмгә җыелган бѳтен кунакларның кѳчле алкышларына күмелде. «Барыня-сударыня» халык җырына милли белорус киемнәре киеп биегән артистлар белән бергә биеп җибәрү теләген спортчылар чак тыеп торды.