Бер ай ярым тәнәфестән соң чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионаты яңадан башланып китте. Якындагы матчларны Казан командасы Ростов өлкәсенә чыгып уздырачак.
7 тур матчлары 30 һәм 31 июльдә узды. «Динамо-Ак Барс» хоккейчылары, календарь нигезендә, әлеге турны керттерделәр.
Суперлиганың киләсе 8 туры кысаларында ярышлар узачак: 5-6 августта Мәскәүдә «ЦОП Моспорт» һәм «Динамо-Электросталь» уйнаячак, ә 6-7 августта Казан динамолыларын Азовода «Тана» кабул итәчәк.
«Динамо-Ак Барс»ның баш тренеры Араик Маргарян сүзләренә караганда, команда тулы составта ЦХТ кырында даими тренировкалар үткәрә, алда торган матчларга әзерләнә. Иртәгә хоккейчылар күчмә турга китә.