Универсиада алдыннан Россия баскетболчылары америкалыларны җиңде

2013 елның 6 июле, шимбә

Россия студентлары җыелма командасы баскетболчылары АКШ командасын кичә, җомга көн, Казан "Баскет Холл”ында үткән иптәшләр матчында җиңделәр.

Big_221608020130706-20969-1lz78c5

Универсиада. Баскетбол. Иптәшләр матчы © «РИА Новости»

Очрашу 93:67 (27:14, 30:20, 17:16, 19:17) исәбе белән төгәлләнде. Сергей Карасев паркетта үткән 20 минут эчендә 17 очко җыйды һәм команданың иң нәтиҗәле уенчысы дип табылды.

АКШ җыелма командасы капитаны  Люк Хэнкок 22 минут эчендә 18 очко җыйды.

Василий Карасев командасы Универсиада Уеннары кысаларында беренче матчын 7 июльдә Оман командасы белән үткәрә. Шулай ук Россия көндәлшләре булып Украина, Эстония, Көньяк Корея һәм Германия командалы билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International