Тэг-регби буенча республика ярышларының финал этабында Татарстан Республикасының 10 районыннан 18 иң яхшы команда катнашты: Түбән Кама, Тукай, Арча, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск, Әлмәт, Лаеш, Чистай һәм Алабуга районнары. Татарстан Республикасында 2021 ел сезонының тэг-регби буенча мәктәп лигасында барлыгы 2.000 гә якын укучы катнашты.
8-9 июньдә Татарстан Республикасының Арча районы командасы, 2011-2012 елларда туган командалар арасында «регби мәктәп лигасы» ярышларының Бөтенроссия этабында катнашу өчен, Яшел Үзәнгә юл тотты.
Ярышларда илебезнең 21 субъектыннан 300 дән артык укучы катнашты. Турнирда барлыгы 27 команда катнашты.
9 июньдә тэг-регби буенча Бөтенроссия ярышларының финал матчларының иң көчле командалары ачыкланды. Финал очрашуында Татарстан Республикасы командасы 962-1 нче мәктәп көндәшләренә каршы авыр матчта 10:8 исәбе белән җиңү яулады һәм Россия регби мәктәп лигасы абсолют җиңүчесе булды.
Белешмә өчен: Тэг-регби-регбиның балалар өчен бер төре: җиңел туп белән контактсыз, катгый басып торуларсыз. Биредә төп күрсәткечләр булып тизлек һәм координацияләү тора, шуңа күрә бер командада малайлар да, кызлар да чыгыш ясый ала.