Физкультурачылар көне - Россиядә августның икенче шимбәсендә СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендәге «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы Указы нигезендә билгеләп үтелә торган бәйрәм датасы.
Пәнҗешәмбе көнне, 11 августта, 18:00 сәгатьтә «Кояшлы алан» паркында «Физкультурачы көне» Бөтенроссия спорт бәйрәме узачак.
Бу бәйрәмне барлык профессиональ спортчылар һәм спорт сөючеләр, тренерлар, физик культура педагоглары, спорт журналистлары һәм башкалар белә.
Спорт чарасы программасында:
- «Илһам» татар ансамбле;
- Түбән Кама муниципаль районы спорт мәктәпләре спортчыларының күрсәтмә номерлары;
- Сәләтле спортчыларны, спорт ветераннарын, физик культура һәм спорт өлкәсендә атказанган хезмәткәрләрне хөрмәтләү һ. б.