Чаукин белән Пшеничников койрыкчысыз икеле көймәләр узышында алтын медальгә лаек булды

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

Россия ишкәкчеләре Александр Чаукин белән  Юрий Пшеничников ир-атлар арасында койрыкчысыз икеле көймәләр арасында Универсиада җиңүчесе булды.

Чаукин белән Пшеничников старттан ук алга ыргылды һәм әлеге алдынгылыкны финишка кадәр саклый алды. Россиягә Украина командасы ахыргы секундларга кадәр конкуренлык күрсәтеп, киеренлеклек тудырды.  Россия парының нәтиҗәсе - 7 минут 7,84 секунд,  ә Украина спортчыларыныкы  - 7.08,60. Бронза медальгә Франция спортчылары (7.18,14) лаек булды, - дип хәбәр итә "Р-Спорт".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International