Виталий Мутко:"Универсиадада җиңүләр Россия спорты үсүенә бик нык ярдәм итә”

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Ярышларның өченче көнендә, XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында беренче җиңүләр яулаган россиялеләрне котлау өчен, Универсиада авылына, Россия Федерациясенең Спорт министры Виталий Мутко килде.

 

Big_dsc_2834

 

 

Универсиаданың беренче көннәрендә үк, 19 алтын, 9 көмеш һәм 15 бронза медаль алган Россия җыелмасы,  командалар арасында медальләр саны  буенча беренче урында бара.  Ә ярышлар булган көн тәмамланганда  бүләкләнүчеләрне  котлау — ул инде матур гадәткә керде.  8 июльдә, шул максат белән, Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко, FISUның вице-президенты, Россия студентлар спорты союзы җитәкчесе Олег Матыцин,  Татарстан Республикасының  Яшьләр эшләре, спорт һәм  туризм министры Рәфис Борһанов, Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев, Россия делегациясе җитәкчеләре һәм команда тренерлары Универсиада авылының Рус йорты янында махсус җыелды.

Виталий Мутко үзенең  чыгышын спортчылардан гафу үтенүдән башлады:  “Каты кычкырып сөйли алмавым өчен гафу үтенәм. Җиңел атлетларыбыз өчен җан атканда,  стадионда тавышым бетте”, диде  министр.  “Сез күрсәткән нәтиҗәләр — безнең киләчәк җиңүләребезнең нигезе ул. Алда әле безне зур проектлар көтә. Сез безнең илнең горурлыгы , җәмгыятьнең йөзек кашы!", - дип билгеләп үтте Виталий Мутко, спортчылар белән булган сөйләшүдә.

 

Big_dsc_2841

 

 

Универсиаданың алдагы көннәрендә җиңү яулаучыларны министр көчле алкышлар астында медальләр белән бүләкләде.  Алар спортның төрле өлкәләрендә медальләр яулады:  фехтовкалау,  җиңел атлетика, академик ишү, суга сикерү, дзюдо, гимнастика, синхрон йөзү, билбау көрәше. Көрәш турында министр, Татарстан җитәкчелегенең бу ярышны  рәсми программага кертүне соравын юкка гына булмаган дип билгеләде.  Россия көрәшчеләре үзләрен ярышларда иң көчле итеп күрсәтте.

Очрашу ахырында, Универсиада авылы территориясендә “Россия!  Россия!” дигән тавышлар ишетелде. Ярышлар дәвам итә, спортчылар аларга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International