Виталий Мутко “Казанка” Пляж волейболы үзәгендә булды

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 нчы июльдә РФ спорт министры Виталий Мутко ТР спорт министры Рафис Борһанов белән Пляж волейболы үзәгенә килделәр.

Мәртәбәле кунаклар АКШ, Япония хатын-кыз командаларының берничә уенын да карады. В.Мутко корылманы ошатты, трибуналардагы җанатарларның кәефенә  һәм уен мәйданындагы гомуми атмосферага да сөенде. 

Моннан тыш РФ спорт министры Пляж волейболы үзәгенең мирасы турында сүз башлап, аны куллану буенча берничә кызыклы идеясен дә тәкъдим итте. Бу спорт корылмасы күнекмәләр өчен генә түгел, пляж волейболы буенча үткәрелә торган эре халыкара ярышлар, шулай ук пляж уеннарының башка төрләре: футбол, гандбол, теннис, регби өчен дә уңайлы булуына басым ясады.

“Виталий Мутко бик канәгать, - диде корылманың директоры Илья Володарский. – Монда уеннарның оештырылышын күрергә һәм “Казанка”ны халыкара масштабтагы ярышлар үткәрү урыны буларак карау өчен кичекмәстән UEFA һәм FIFA вәкиләре, Бөтендөнья пляж футболы ассоциясе вице-президенты Хуан Куско килсен иде.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International