24 сентябрьдә Казанда «Милләтләр кроссы – 2022» узачак

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

24 сентябрьдә Казанда «Милләт кроссы – 2022» узачак. Стартка барлык теләүчеләр – профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыга ала. Катнашучылар 1000, 2000 һәм 3000 метрга өч дистанциягә йөгерәчәкләр. Трасса Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим-паркы территориясе аша узачак.

Спорт бәйрәме «Урам» экстрим-паркында 10:15 сәгатьтә башлана. Стартка беренчеләрдән булып 2012 елда туган һәм аннан кечерәк спортчылар чыгачак. 10:30 сәгатьтә ветераннар, 10:45 сәгатьтә Сукырлар спорты вәкилләре старт ала. Алар барысы да 1000 метрга йөгерәчәкләр.

11:00 сәгатьтә шәһәрнең иң «тиз» торак комплексын билгеләү өчен 1000 метрлы дистанциядә йөгерүләр була.

Алга таба «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру булачак, комплексның яшь баскычларына ярашлы рәвештә 16 һәм 17 яшьлек кызлар һәм егетләр үзләренең тизлек күнекмәләрен күрсәтәчәк. Кызлар өчен ярышлар 11:15тә, егетләр өчен 11:30 сәгатьтә башлана.

«Милләт кроссы»н ачу тантанасы 11:45тә була.

Ярышларда шәһәр һәм республика учреждениеләре һәм ведомстволары җитәкчеләре «Доброспорт»проектына кушылачак. Алар мөмкинлекләре чикле балалар белән берлектә 2000 метрлы дистанцияне узачаклар. Җыелган барлык акчалар сәламәтлек саклау учреждениеләренә тапшырылачак. Йөгерү 12.00 сәгатьтә башлана.

3000 метрлы дистанциядә йөгерү иң массалы булачак, аны меңләгән казанлы йөгерер дип көтелә. Ярышларда катнашучылар 12:15 сәгатьтә башлана.

Спорт бәйрәменең барлык кунаклары өчен дә шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.

Традиция буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Кросста катнашу өчен мандат комиссиясендә теркәлергә кирәк, ул көн саен 10:00 дән 19:00 гә кадәр Казанның Үзәк стадионында Ташаяк урамы, 2а адресы буенча эшли. Тулырак мәгълүмат Казан спорт комитетының социаль челтәрләренә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International