Казан “Рубин”ы форварды Владимир Дядюнның дубле футбол буенча Россия җыелмасына Универсиаданың ярымфиналына үтәргә мөмкинлек бирде.
Россия җыелмасы җомга көнне чирекфиналда Канада командасын отты – 4:1. Дядюн исәпне 9 нчы минутта ачты һәм 28 нче минутта өстенлекне үстерде. 46 нчы минутта россиялеләр азчылыкта калды – Никита Васильев кызыл карточка алды. Шуна бәйле рәвештә Россия җыелмасы капкасына пенальти да билгеләнде, аны Роберт Александр Мэрфи башкарды һәм гол кертте.
Өченче тупны 91 нче минутта Владислав Никифоров кертте. “Тар-мар”лы исәпкә 92 нче минутта Никита Бочаров керткән гол китерде. Россиялеләр ярымфиналда Бөекбритания җыеламасы белән уйнаячак, алар параллель матчта Украина җыелмасын 1:0 исәбенә җиңде. Бердәнбер тупны беренче минутта ук пенальтидан Гавин Малин кертте. Икенче ярымфиналда Япония һәм Франция җыеламлары очрашачак. Матчлар 14 июльдә узачак.