Россия спортчылары байдаркада ишү ярышында 500 метрлы дистанцияне үтеп икенче урын алды.
Беренче урынны Белоруссия спортчылары 1 минут 46,867 секунд нәтиҗәсе белән җиңде. Россия спортчылары 500 метрлы дистанцияне 1 минут 48,220 секунд эчендә үтте. Бронза медальгә Сербия спортчылары лаек булды(1.48,749).