Россия көрәшчесе Ислам-Бека Альбиев Универсиадада көмеш медаль алды

2013 елның 16 июле, сишәмбе
Грек-рим көрәшендә чыгыш ясаучы Россия спортчысы Ислам-Бек Альбиев Казан Универсиадасында 66 кг га кадәр авырлык үлчәмендә көмеш медальгә лаек булды.

Альбиев хәлиткеч бәйгедә азәрбайҗан Рәсүл Чунаев белән очрашты. Россияленең көндәше аны беренче секундлардан ук бик тиз һөҗүмнәр һәм алымнар белән аптырашта калдырды һәм вакытыннан алда — 30 секунд эчендә җиңүгә иреште — 8:0.

Бронза медальләр исә Казахстан вәкиле Әсхәт Жанбиров һәм Төркия  спортчысы Мухаммет Кочатиназга насыйп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International