Россия атучысы Екимов Универсиада Уеннарының көмеш медален алды

2013 елның 16 июле, сишәмбе
Россия спортчысы Леонид Екимов тиз атучы пистолеттан 25 метр ераклыктан ату буенча Универсиада Уеннарының көмеш медален алды.
Бу күнегүдә җиңүче итеп финалда 31 очко җыйган француз Борис Арто табылды. Екимов нәтиҗәсе – 29 очко. Бронза медаль Кытай спортчысы Дин Фэнда - 25. Россиядән тагын ике спортчы Александр Алифиренко һәм Дмитрий Брайко финалда бишенче һәм алтынчы булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International