Россияле Зуева аркада йөзү буенча Универсиада чемпионы булды

2013 елның 16 июле, сишәмбе
Казандагы Универсиадада россияле Анастасия Зуева 50 метр дистанциядә аркада йөзү финалында алтын медаль яулады.
Зуева, Универсиаданың яңа рекордын куеп,  дистанцияне 27,89 секунд эчендә үтте.  Көмеш медаль Белоруссия спортчысы Александра Герасименкога эләкте ( 28,01).  Өченче баскычта австралияле Мэдисон Уилсон ( 28,33).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International