15 июль көнне Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлары Уеннарында йөзү ярышлары уза.
Россия спортчысы Владимир Морозов 50 метрга брасс белән йөзүдә Универсиаданың бронза медален яулады. Финалда ул әлеге дистанцияне 27,70 секунд эчендә үтте. Алтын медальне исә Көньяк Африка Республикасы вәкиле Андреа Дзордзи (27,44) яулады. Көмеш медаль италияле Андреа Тоньятога эләкте (27,53). Тагын бер россияле Олег Утехин дүртенче урынга ия булды (27,84).