Маттео Фурлан алтын медальгә лаек булды

2013 елның 17 июле, чәршәмбе

Италия йөзүчесе Маттео Фурлан 10 км дистанцияне йөзеп беренче урын алды.

Чәршәмбе көнне Фурлан дистанцияне 1 сәгать 56 минут 12,4 секундта үтте. Җиңүчедән 2 секундка гына калышып Франция спортчысы Ромену Беро икенче булып килеп, көмеш медальгә ия булды. Бронза медальне Германия йөзүчесе Андреас Вашбургер (1:56.16,3) алды. Россия спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗәне Даниил Серебренников күрсәтте, финишка ул алтынчы булып килде (1:57.01,3). Ә россияле Артем Поляков унберенче урын алды (1:57.44,7).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International