Бүген, 27 октябрьдә, Су спорт төрләре сараенда «Татьяна Покровская мәктәбе» дип аталган ачык күнекмә узды. Дәрес Россиянең атказанган тренеры, Россия юниорлар җыелма командасының өлкән тренеры Наталья Мендыгалиева җитәкчелегендә узды.
Наталья Анатольевна Казанга 8-12 декабрьдә Казанда узачак «Дуслык Уеннары» халыкара ярышлары кысаларында булачак Россия Кубогы һәм Светлана Ромашина Кубогы алдыннан «Покровская мәктәбе»ндә тәрбияләнүчеләрнең спорт формасын бәяләү өчен килде.
«Мин Казанга Мәскәүдә узган семинардан соң килдем. Бездә кагыйдәләр тулысынча үзгәрде: мәҗбүри программа буенча, ирекле программа буенча. Семинардан соң практик өлеш буенча ярдәм итәргә килдем. Без ярдәм кулы сузабыз, чөнки кагыйдәләр үзгәрде, алар хәзер бик катгый, әгәр берәр нәрсә дөрес эшләнмәсә, «нуль» куела һәм моны булдырмау өчен без хәзер эшлибез», - диде Наталья Мендыгалиева.