17-20 ноябрьдә Казанда шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты узды. Турнирда Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Бөгелмә, Кукмара, Баулы, Актаныш, шулай ук Мамадыш, Буа, Балтач, Тәтеш, Саба, Әтнә һәм Питрәч районнарыннан 120 шахматчы катнашты.
Җиңүне Чаллы командасы яулады, икенче урында Бөгелмә командасы, өченчедә - Яшел Үзәннең «Авангард» командасы.
35-90 мең кеше яшәгән шәһәрләр һәм районнар арасында Лениногорск командасы иң яхшысы булды, икенче урында – Кукмара районы, өченче урында-Баулы районы.
35 мең кешедән кимрәк районнар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Актаныш районы, 2 урын-Питрәч районы, 3 урын - Саба районы.
Хатын - кызлар турнирында Казанның Вахитов районы командасы җиңде, икенчесендә – Яр Чаллы, өченчесендә-Казан шәһәренең Яңа Савин районы «Принцессы».
35-90 мең кеше яшәгән шәһәрләр һәм районнар арасында Баулы районы командасы иң яхшысы булды, икенче урында - Кукмара районы, өченчедә-Мамадыш районы.
35 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр һәм районнар арасында беренче урында-Балтач районы, икенче урында-Актаныш районы, өченчедә-Саба районы.