1 декабрьдә Россиядә кышкы спорт сезоны ачылуга багышланган спорт кышы акциясе старт ала.
Бөтен ил буенча атаклы спортчылар, мәдәният эшлеклеләре һәм төбәк җитәкчеләре катнашында ачык турнирлар, мастер-класслар, массакүләм чаңгы ярышлары, тимераякта шуу узачак. Акциягә Россиянең Сочидан Сахалинга кадәр 40 тан артык төбәге кушылачак.
«Спорт кышы» Бөтенроссия массакүләм акциясе чаралары спорт-тормыш нормасы федераль проекты кысаларында узачак. Акциянең максаты-халык арасында спорт һәм спорт рәвешен популярлаштыру.