Бүген БСТК спорт залында ГТО буенча спорт чарасы узды.». Чарада ГТО комплексының VI баскычына караган чакырылыш яшендәге студентлар катнашты.
Чара физик тәрбия буенча педагоглар тарафыннан оештырылды һәм уздырылды, студентларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, үсеп килүче яшьләр арасында ГТО комплексын популярлаштыру, студентларның физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатында оештырылды.
Студентлар түбәндәге сынауларны үтәделәр: тәнне аркасына ятып күтәрү (1 минут эчендә) идәнгә ятып тору, урыннан сикерү, гимнастика эскәмиясендә туры аяклары белән басып торудан алга омтылу, 16 килограммлы гер рыгыту.һәр сынау алдыннан укучыларга куркынычсызлык техникасы һәм сынауларны үтәү буенча инструктаж үткәрелде.
Чара дустанә шартларда узды, катнашучылар физик әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр. Күпчелек балалар нормативларны уңышлы үтәделәр. Студентлар сынау нәтиҗәләрен комплекс сайтында күрәчәкләр https://www.gto.ru