2013 нче елның 23 нче августеннән 25 нчы августына кадәр Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә II Европа Татар яшьләре Форумы үтәчәк.
Форум кысаларында Европа татар диаспорлары тормышының актуаль мәсьәләре күтәрелгән төрле темаларга дискуссияләр, конференция булачак, европа илләреннән яшь башкаручыларның.
Форум программасында:
- Европа илләренең яшь җырчылары концерты, «Кыз урлау» спектакле;
- Европа татар диаспоралары тормышы белән бәйле актуаль сораулар буенча конференция hәм дискуссияләр;
- Татарстан артистлары чыгышы;
- Татар бию буенча мастер-класс;
- Таллин буенча эксурсия.
Форум эшчәнлегендә катнашырга теләгән татарларны һәм дусларны чакырыбыз, татар европа диаспорының „Европа Татар яшьләре Форумы” традицион бәйрәменә әверелсен, аның яшәешен үстерсен, эшчәнлеген активлаштырсын өчен кулдан килгәнне бөтенесен дә бергә эшлик.
Форумга бәйле сораулар буенча Кадрия Гәрәева eesti@tatarlar-europe.eu э-почтасына язарга була яки Европа татар җәмгыятенең www.tatarlar-europe.eu Һәм Facebook https://www.facebook.com/events/646504992028063/ сайтындагы мәгълүмат белән танышырга мөмкин.