Красноярскида тимераякта фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Татарстан спортчысы Евгения Тарасова пары чемпионатта өченче булды.
Александр Бойкова һәм Дмитрий Козловский ике программа өчен 234.39 балл җыеп, парлы шуу буенча Россия чемпионатында җиңделәр. Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов көмеш призерлар булдылар (233.88). Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов-бронза (218.60).