Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Шакирова Гүзәл Рәис кызы кинәт вафат булды.
Гүзәл Рәис кызы гомере дәвамында Татарстан Республикасы гражданнарының сәламәтлегенә һәм спорт тәрбиясенә һәрвакыт зур игътибар бирә. Ул башкарган эш-республика халкының барлык катламнары арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга бәяләп бетергесез өлеш.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллективы Гүзәл Шакированың туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.