EUSA вәкилләре менә дигән Универсиада үткәргән өчен Казанга рәхмәтләрен белдерде

2013 елның 30 июле, сишәмбе
Cтудентлар спорты Европа ассоциациясе Башкарма комитеты (EUSA) 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы бик яхшы итеп уздырганы өчен "Казан 2013" башкарма дирекциясе адресына рәхмәт хаты юллады.

Хатта Казанда узган Уеннарны оештыру комитеты исеменә Универсиада вакытындагы кунакчыллык өчен рәхмәт сүзләре китерелә. "Уңышлы оештыруны EUSA вәкилләре генә түгел, Уеннарда катнашучылар да, кунаклар да билгеләп үтте", - диелә Cтудентлар спорты Европа ассоциациясе Президенты Адам Рожек һәм әлеге оешманың генераль секретаре Матиас Пековник тарафыннан имзаланган хатта.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә республика җитәкчелеге һәм 2013 елгы Универсиада Оештыру комитеты адресына дөньяның төрле почмакларыннан рәхмәт хатлары килүен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International