4 гыйнварда Зәй шәһәренең «Старт» СОК спорт залында Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды.
Ярышларда 5 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урын Сарман районы командасы, 2 урын Түбән Кама районы командасы, 3 урын Зәй районының «Барс 1» командасы, 4 урын Теләче районы командасы, 5 урын Зәй районының «Барс 2» командасы.