Татарстан хайдайверы Ләйлә Сәләмова Карелиядә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булды. Спортчыга 23 яшь иде.
Бу хәл 12 гыйнварда Лахденпох районында Сортавала автомобиль юлының 163 чакрымында булды.
Ләйлә-2021 елда хай-дайвинг буенча Россия чемпионы һәм каланчадан суга синхрон сикерү буенча ил беренчелегенең көмеш призеры (2015 ел). Ләйлә шулай ук дөнья чемпионатына хатын-кызлар турнирына квалификацияләнә алган беренче Россия хайдайверы булды.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллективы Ләйлә Сәләмованың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.