Ведомствода 2022 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча эшче төркем утырышы узды

2023 елның 3 феврале, җомга

2023 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы спорт Министрлыгында 8 нче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Р.Г. Кәлимуллин җитәкчелегендә 1 нче эшче төркем утырышы узды.

Утырышта эшче төркем әгъзалары спорт министрлыгы, Яшьләр министрлыгы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы, шулай ук «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» каодан 2022 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2023 елда эш перспективалары турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү эшен көчәйтү турында Карар кабул ителде.

Утырыш кысаларында шулай ук сайлаучыларның наказлары буенча эш тәртибе буенча икътисад министры урынбасары Г.И. Насыйбуллина белән фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International