«Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларының 1 турына йомгак ясалды

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

11-12 февральдә Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларының беренче туры узды. Турнирда катнашу өчен Татарстан башкаласына республиканың 23 районыннан 250 спортчы килгән. Спортчылар 2011-2012 елларда туган, 2013 елда туган һәм аннан кечерәк категорияләрдә медальләр уйнаттылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел дәвамында ярышларның тагын 4 туры үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International