Спорт гимнастикасы йолдызлары Казанда Россия чемпионы титулы өчен көрәшәчәк

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

8-12 мартта Казан спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк.

Алар арасында Токио Олимпия чемпионнары, дөнья һәм Европа чемпионнары арасында 14 комплект медаль уйнатылачак.

Ир-атлар арасында берничә төрле ярышны берләштергән дисциплинада Олимпия уенчылары: Никита Нагорный, Александр Карцев, Артур Даалоян һәм Давид Белявский чыгыш ясаячак. Владислав Поляшов һәм Денис Аблязин программаның аерым төрләрендә алтын өчен көрәшәчәк.

Хатын-кызлар арасында берничә ярышны берләштергән дисциплиналар да кызыклы булачак. Берьюлы өч Олимпия чемпионы — Ангелина Мельникова, Виктория Листунова һәм Владислав Уразова Казан тамашачыларын үз чыгышлары белән сөендерәчәк.

Быел Татарстан Республикасын ил чемпионатында 11 гимнаст тәкъдим итәчәк. Алар арасында Россия җыелма командасы составына керүче спортчылар да бар: Даниел Маринов һәм Даниил Новиков, шулай ук иң көчле спартакиада җиңүчеләре һәм призерлары: Иван Антонихин һәм Станислав Исаев.

Барыгызны да Гимнастика үзәгенә (Сыртланова ур., 6) чакырабыз, билетларны сылтама буенча карарга була: https://kzn.kassir.ru/sport/chempionat-rossii-po-sportivnoy-gimnastike-2023


ЯРЫШЛАР ПРОГРАММАСЫ

8 Март

Квалификация ярышлары (берничә ярышны берләштергән дисциплинада финал өчен) һәм команда ярышлары финалы

Хатын

1 смена

09:00 – 10: 50 квалификация ярышлары

2 смена

11: 00 – 12: 50 квалификация ярышлары

3 смена

13:00 – 14: 50 квалификация ярышлары

15:00 – 15: 30 ярышларны ачу тантанасы

Ирләр

1 смена

15:40 – 18: 00 квалификация ярышлары

2 смена

18:10 – 20: 30 квалификация ярышлары

Ир-атлар һәм хатын-кызларның команда ярышлары финалында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.

9 март

Многоборьеда финал ярышлары

Хатын

14:00 – 16:00 многоборьеда финал ярышлары

Берничә ярышны берләштергән дисциплинада финал ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү

10 март

Многоборьеда финал ярышлары

Ирләр

12:00 – 15:00 многоборьеда финал ярышлары

Берничә ярышны берләштергән дисциплинада финал ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү

11 март

Аерым дисциплиналарда финал ярышлары

Ирләр: ирекле күнегүләр, ат, боҗралар

Хатын-кызлар: таяныч сикерү, биек барлар

12:00 – 15: 00 аерым дисциплиналарда финал ярышлары

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү

12 март

Аерым дисциплиналарда финал ярышлары

Ирләр: таяныч сикерү, параллель барлар, бар

Хатын-кызлар: бүрәнә, ирекле күнегүләр

10:30 – 13: 30 аерым дисциплиналарда финал ярышлары

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International