Рөстәм Нигъмәтуллин «Мирный» чаңгы-биатлон комплексын ачты

2023 елның 12 марты, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда «Мирный» чаңгы-биатлон комплексын ачуда катнашты.

Комплекс бөтен дөнья стандартларына җавап бирә. Инфраструктура эре халыкара ярышларны кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, чаңгы спорты традицион рәвештә республика халкының яраткан ял итү һәм сәламәтләндерү төрләренең берсе булып тора. Бу спорт төре белән 37 меңнән артык кеше шөгыльләнә.

«Чаңгы-биатлон комплексы профессиональ спортчылар өчен генә түгел, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен дә проектланган һәм гамәлгә ашырылган. Әлеге комплекс ярдәмендә без төп максатыбызга - гражданнарның сәламәтлегенә, системалы рәвештә спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүгә ирешү өчен алга таба адым ясарбыз дип ышанам», - диде республиканың беренче вице-премьеры.

Яңа комплекс ачылу хөрмәтенә «Олимпия өметләре» спорт бәйрәме оештырыла. Чара Татарстаннан 150 яшь спортчыны һәм Россиянең танылган чаңгычыларын берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International