Кичә, 30 мартта, Ютазы районында Олимп спорт мәктәбе базасында «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе»ГТО элементлары белән гаилә эстафетасы узды. Чараны район мәгариф бүлеге һәм Ютазы муниципаль районы ГТО ВФСК тестлау үзәге оештырды.
Эстафетада районның 9 мәктәбеннән – Урыссуның 3 нче һәм 2 нче мәктәпләреннән, Урыссу гимназиясеннән, Абсәләм, Ютазы, Каразирек, Байракин мәктәпләреннән, шулай ук Акбаш һәм Подгорновка башлангыч мәктәпләреннән 10 гаилә катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләләр спорт сынауларында гына түгел, ә интеллектуаль конкурсларда да көч сынаштылар. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленгән:
1 урын-Әхмәтдиновлар гаиләсе (Урыссу гимназиясе);
2 урын-Вәлиәхмәтовлар гаиләсе (Урыссу no 3 урта гомуми белем бирү мәктәбе);
3 урын-Касыймовлар гаиләсе (2 нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе).