21-30 мартта Анапада волейград базасында 16 яшькә кадәрге егетләр арасында волейбол буенча Россия беренчелеге финалы уеннары узды. Ярышларда 16 иң көчле команда катнаша. Татарстан Республикасы исеменнән турнирда «Центральный» ФСОның «Юность»СШОР командасы чыгыш ясады.
Алдан әзерлек этабында Татарстан җыелма командасы Мәскәү-3, Чиләбе һәм Тула өлкәләре командалары белән очрашты. Һәр команданы 3-1 исәбе белән уңышлы җиңеп, волейболчылар төп этапка чыга. Яңа көндәшләр булып Белгород өлкәсе, Свердловск өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы спортчылары тора. Руслан Насыйров һәм Данис Сабитов җитәкчелегендәге Команда кабат иң яхшы нәтиҗә күрсәтә алды һәм ярымфиналга чыкты.
Ярымфиналның беренче матчында Татарстан волейболчылары Мәскәү-1 командасына 0-3 исәбе белән оттылар. Икенче ярымфиналда 3 урын өчен матчта көндәш билгеләнә: Белгород өлкәсе Мәскәү-2 командасыннан җиңелде.
3 урын өчен очрашуда Татарстан җыелма командасы Белгород өлкәсе волейболчыларын җиңеп, бронза медаль яулады.