Татарстанның тхэквондистлары 21 яшькә кадәрге Россия беренчелегендә 4 медаль яулады

2023 елның 2 апреле, якшәмбе

«Ак Барс» Көрәш сарае диварларында 21 яшькә кадәрге юниорлар арасында тхэквондо буенча Россия беренчелеге тәмамланды. 4 көн дәвамында Россия Федерациясенең 52 субъектыннан 400дән артык тхэквондист 16 авырлык категориясендә медальләр өчен көрәште.

Татарстан спортчылары турнирда җитди көндәшләр һәм берничә авырлык категориясендә медальгә дәгъва итүчеләр статусында чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җыелма команда активында төрле дәрәҗәдәге 4 бүләк була.

Юниорлар арасында 74 кг га кадәр авырлыкта Казанның 2 тхэквондисты дәрәҗә пьедесталына күтәрелде – Ханмагомед Рамазанов җиңүче булды, Мөслим Ахтаев көмеш медаль яулады.
Алабугада туып үскән Глеб Михеев җыелма командага 87 кг га кадәр категориядә икенче көмеш медаль алып килде, ә 54 кг га кадәр авырлыкта Чаллыдан Камил Гинатулин бронза призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International